Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутатлар насвай сатучыларга җәзаны катыландыруны таләп итә

19 мартта район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Анда Советлар эшчәнлегенә кагылышлы 21 мәсьәлә каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты. Депутатлар алдында Азнакай муниципаль районы күзәтү-исәп палатасы рәисе Наталья Сәлимова башкарылган эшләргә хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган елда бюджет оешмаларында 18 финанс-хуҗалык эшчәнлеге, 72...

19 мартта район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Анда Советлар эшчәнлегенә кагылышлы 21 мәсьәлә каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты.

Депутатлар алдында Азнакай муниципаль районы күзәтү-исәп палатасы рәисе Наталья Сәлимова башкарылган эшләргә хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган елда бюджет оешмаларында 18 финанс-хуҗалык эшчәнлеге, 72 эксперт-аналитик тикшерү үткәрелгән. Кайбер учреждениеләр җитәкчеләренә кимчелекләрне төзәтү бурычы йөкләнгән. Барлык тикшерү материаллары прокуратурага җибәрелгән. Алты җитәкче дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Билгеле булганча, 2013 елның 1 июненнән Россия территориясендә насвай сатуны тыйган закон көченә керде. Әмма бу хәлне үзгәртмәде: балаларны, яшүсмерләрне акылдан яздыра, наркотикларга бәйлелек тудыра торган бу матдә киштә астыннан сатылуын дәвам итә. Азнакай муниципаль районы вәкаләтле органы ТР Дәүләт Советына насвайны ясау һәм сатуны тыю һәм закон бозучыларга, балигъ булмаганнарны аңа тартучыларга җәзаны катыландыру турында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына закон кертү инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә булды. Район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин әлеге мөрәҗәгать белән таныштырды. Депутатлар аны бертавыштан хупладылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның йөкләмәсен үтәү йөзеннән, муниципаль берәмлекләрдә яшьләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен көйләү, проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләүдә Азнакай район Советына ярдәм итү максатларында Азнакай район Советы каршында яшьләр парламенты төзү турында карар кабул ителде.
Утырышта тикшерелеп, кайбер җирле мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләре авыл җирлекләре үзидарәләренә тапшырылды.
Депутатлар муниципаль хокукый актларны рәсми бастыру чыганакларын да расладылар. Бу төр актлар "Маяк" газетасында, Интернетта районның рәсми сайтында һәм республиканың хокукый мәгълүматлар рәсми порталында урын алачак.
Эш тәртибендә "Азнакай муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына, муниципаль район башкарма комитеты турында Положениегә, район һәм шәһәр бюджетлары турында район һәм шәһәр Советлары карарларына, муниципаль хезмәткәрләрнең этика һәм тәртибе Кодексына үзгәрешләр кертү, муниципаль хезмәткә дәгъва кылучылар һәм муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан керемнәре һәм милекләре, чыгымнары турында дөрес мәгълүмат тапшыру һәм аларны тикшерү турында да мәсьәләләр каралды.
Депутатлар Азнакай шәһәре территориясендә халык дружинасы оештыру мөмкин булган чикләрне билгеләделәр.
Утырышта "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге сайлау комиссиясе вәкаләтләрен Азнакай шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә тапшыру турында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә мөрәҗәгать тикшерелде.
Татарстанда кеше хокуклары буенча уполномоченныйның Азнакай районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе Наҗәт Нәгыймов 2014 елда башкарылган эшләр хакында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Депутатлар насвай сатучыларга җәзаны катыландыруны таләп итә