Депутатлар насвай сатучыларга җәзаны катыландыруны таләп итә
19 мартта район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Анда Советлар эшчәнлегенә кагылышлы 21 мәсьәлә каралды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев катнашты.
Депутатлар алдында Азнакай муниципаль районы күзәтү-исәп палатасы рәисе Наталья Сәлимова башкарылган эшләргә хисап тотты. Аның чыгышыннан күренгәнчә, узган елда бюджет оешмаларында 18 финанс-хуҗалык эшчәнлеге, 72...