Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның ветеран мәргәннәре “Ворошилов укчысы”нда көч сынашты

Ватан сакчылары көне уңаеннан, районыбызда менә ундүртенче ел инде “Ворошилов укчысы” бәйгесе үткәрелеп килә.

Өлкәннәребезне җыйган бәйге быел капиталь ремонт үткән шәһәрнең һөнәри көллият спортзалында барды. Күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарының да катнашуы аңа тагын да тантана өстәде. Быел да фронтовиклар Шамил Усманов, Иван Енин, Миргазиян Гаделшин ярышларны башлап җибәрде. Бәйгедә менә җиденче ел инде башкорт күршеләр – Туймазы районы ветераннары да катнаша. Бу чара төз атуда көч сынашу гына түгел, очрашуга ветераннар бер-берләренең хәл-әхвәлен белешергә, истәлекләрне яңартып алырга, бергәләп ял итәргә дип тә киләләр. Һәрвакыттагыча, бәйгедә катнашучылар махсус бүләкләргә, Мактау грамоталарына лаек булды.

ФОТОРЕПОРТАЖ>>>

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев