Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә җитди карый

Октябрь ае - бакчачылар өчен аеруча җаваплы чор. Көздән бакчаны ничек хәзерләп калдырасың, киләсе елда уңышны да шулай аласың Хәзер һәр бакчаны диярлек бизәп утырган теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә дә җитди карарга кирәк. Югыйсә, көзен помидор яки кыярда булган барлык авырулар язын утырткан яшелчәләргә дә күчәчәк. Моның өчен яшелчәләрне җыеп бетергәч,...

Октябрь ае - бакчачылар өчен аеруча җаваплы чор. Көздән бакчаны ничек хәзерләп калдырасың, киләсе елда уңышны да шулай аласың

Хәзер һәр бакчаны диярлек бизәп утырган теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә дә җитди карарга кирәк.

Югыйсә, көзен помидор яки кыярда булган барлык авырулар язын утырткан яшелчәләргә дә күчәчәк. Моның өчен яшелчәләрне җыеп бетергәч, барлык үсемлекләрне төбе белән өзеп алып, теплицаны чис­тартырга, шулай ук андагы шпагат, төрле тимерчыбык, терәткеч кебек әйберләрне тышка чыгарып, марганцовкалы суда юарга кирәк.

Үсемлекләрдән арындыргач, белгечләр теплицадагы җирнең өстен 7 сантиметр чамасы казып, чыгарып түгәргә киңәш итә. Бу шунда тупланган төрле корткычларны юк итү өчен эшләнә. Соңыннан җирне яхшылап казып чыгарга да була.

Теплицаның эчке ягын кер сабыны салынган җылымса су белән юганнан соң, янә бер тапкыр чиста су белән сөртеп алырга кирәк. Әгәр инде анда үскән яшелчәләр чирләп утырган булса, бу очракта суга шул авыруга каршы чыгарылган средство кушып эшкәртү уңышлы булачак. Күпчелек бакчачылар теп­лицаның тышкы ягын юып тормый. Ләкин үсемлекләр яктылык ярата, шуңа да язын-көзен бу корылманы яхшылап юарга һәм чиста тотарга киңәш ителә.

Карбонатны бозмас өчен юганда йомшак губка яки чүпрәк кулланырга кирәк, ә тимер щетка, металл сетка, хәтта каты капчык тукымасы да зыян китерергә мөмкин.

Теплицаның кипкәнен көтеп тә тормыйча, ишек­ләрен, форточкаларын ябып, булган тишекләрен томалап, эченә күкерт шашкасы (алар бакчачылар кибетендә сатыла) яндырырга куярга кирәк. Теплицаның бер кубометр күләменә 60 грамм күкерт шашкасы кулланыла. Биш көн үткәч, корылманы яхшылап җилләтергә дә була. Зыян салучы корткычлар үлеп бетсен дисәгез, көзге салкыннарда теплицаның ишеген һәм форточкаларын ачык тотыгыз. Алай эшләгәндә, поликарбонатка боз туңмас, кышын кар да ятмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайлылар теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә җитди карый

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайлылар теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә җитди карый