Азнакайлылар теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә җитди карый
Октябрь ае - бакчачылар өчен аеруча җаваплы чор. Көздән бакчаны ничек хәзерләп калдырасың, киләсе елда уңышны да шулай аласың
Хәзер һәр бакчаны диярлек бизәп утырган теплицаларны кышкылыкка әзерләүгә дә җитди карарга кирәк.
Югыйсә, көзен помидор яки кыярда булган барлык авырулар язын утырткан яшелчәләргә дә күчәчәк. Моның өчен яшелчәләрне җыеп бетергәч,...