Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан армиягә мыек чыгып өлгергән егетләр китте

Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр. Ә менә егетләребез китте. Үз теләкләре белән, ир-егетлек бурычын үтәргә киттеләр. Әйе, хәрби хезмәткә яше җиткән кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, тел төбендә - "армиягә барам, нәрсә инде ул бер ел!" - дигән сүзләр....

Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр. Ә менә егетләребез китте. Үз теләкләре белән, ир-егетлек бурычын үтәргә киттеләр.

Әйе, хәрби хезмәткә яше җиткән кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, тел төбендә - "армиягә барам, нәрсә инде ул бер ел!" - дигән сүзләр. Кем әйтмешли, солдатта булу хәзер модада.

Атна башында Азнакайдан Россия Кораллы Көчләренә алынучы егетләрне тантаналы төстә озату булды. Язгы чакырылышның беренче карлыгачлары - 8 егетнең барсы да югары яки урта һөнәри белемле, әз булса да дөнья күргән, "мыек чыгып өлгергән". Хәзер нигездә армияга менә шундыйларны алалар.

[ФОТОРЕПОРТАЖ]

- Ир-егет өчен ил иминлеген саклау зур горурлык ул. - диде тантананы ачып район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев. - Без барыбыз да солдат хезмәтен үткән кешеләр. Әлегә кадәр Азнакай халкының йөзенә кызыллык китерүче булмады, сез дә бурычыгызны намус белән үтәрсез дигән ышаныч белән, изге теләкләрдә калабыз.

Әйе, хәрби комиссариат бүлегенә армиядә хезмәт итүче егетләребез турында шөкер, бары тик мактау хатлары гына килеп тора. Әле шушы көннәрдә генә Лилия Сәхипгәрәева исеменә Түбән Новгородтагы 54046 нчы хәрби частьтән полковник С.Нырков имзалаган Рәхмәт хаты килгән.

Анда улы Илзарның намус белән хезмәт итүе, частьтә үрнәк солдатларның берсе булуы, яхшы хезмәте өчен аңа Идел буе федераль округы башкаласында хәрби парадта катнашу хокукы бирелүе турында әйтелгән, әнә шундый лаеклы ил сакчысы үстергән анага рәхмәт сүзләре белдерелгән. Актүбәнең 3 нче мәктәбен уңышлы тәмамлаган, спорт белән шөгыльләнгән Илзар хәрби хезмәткә узган елның көзендә киткән.

Бүген чит җирләргә юл алучы егетләребезгә республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов, әфган сугышын кичкән Ринат Җиһаншин, яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Илнур Сәгыйтов хәер-фатихаларын бирделәр. Барсының да теләге бер:

- Бурычыгызны ир-егетләрчә үтәп, туган якларга исән-сау әйләнеп кайтыгыз!

Истәлеккә - исерек йөзләр

Солдатка китүче егетләр санаулы булса да, аларны озатырга шактый халык җыелган. Димәк, дуслары да, туганнары да күп, аларны яраталар, кайгырталар. Болай да күңелләре кузгалган, туган яктан аерылу хисләре кичергән егетләр белән матур гына хушлашасы да бит. Әмма... озату мәҗлесеннән әле айнып та бетмәгән кайбер яшь-җилкенчәкнең кыланмышы, кем әйтмешли, кырга сыймады.

Тиктомалга акырышалар, бер-беренә йодрык төйнәп, "әтәчләнеп" алучылар да булды. Тәртип сакчылары аларны тиз бастырды бастыруын. Сафта торган призывниклар бу исерек йөзләргә карап ни уйлагандыр, хәрхәлдә, тыйнак бу егетләр алар өчен уңайсызлана иде кебек. Әйе, балаларыбыз - безнең көзге, нинди тәрбия бирсәк, алар шундый.

Солдатта булган ир-егетләр, бу чорны искә алганда, үзләрен озату мизгелләрен дә хәтердә яңарта. Ә хәтер "экранында"дусларың, якыннарыңның исерек йөзләре генә чагылса?! Мондый мизгелләрне онытуың хәерлерәк...

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан армиягә мыек чыгып өлгергән егетләр китте