Азнакайдан армиягә мыек чыгып өлгергән егетләр китте
Җиргә гүзәллек, яшеллек иңгән бу мәлдә берәүнең дә туган ягын ташлап әллә кая китәсе килеп тормыйдыр. Ә менә егетләребез китте. Үз теләкләре белән, ир-егетлек бурычын үтәргә киттеләр.
Әйе, хәрби хезмәткә яше җиткән кайсысы белән генә сөйләшсәң дә, тел төбендә - "армиягә барам, нәрсә инде ул бер ел!" - дигән сүзләр....