Азнакайда ТОС җитәкчеләре яшәү рәтен белә
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда ТОС җитәкчеләре яшәү рәтен белә

Шәһәрнең ТОС җитәкчеләре үзләренең дә, территорияләрдә яшәүчеләрнең дә тормышын күңелле дә, файдалы да итү өчен ниләр генә уйлап тапмыйлар!

7 нче территориаль үзидарә җитәкчесе Мөнирә Абдулвәлиева коллегаларын һәм бу тирәдә яшәүчеләрне кышның шушы матур, әкрен генә кар явып торган көнендә скандинав йөреше белән 4 нче мәктәп ихатасын әйләнергә чакырды. Билгеләнгән сәгатькә барысы да ничек бердәм булып бик тиз җыелып та бетте.

–Идарәнең 7 әгъзасы – һәр эштә төп таянычларым, – ди Мөнирә ханым. – Алар бу тәкъдимне дәррәү хуплап алды. Әнә, халык та күпме килгән! Саф һавада рәхәтләнеп кинәнеп, сәламәтлекне ныгытып кайтык әле!

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев