Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көзге ярминкә гөрләде

Көз җиттеме, шәһәр белән авыл халкы бик еш очраша башлый. Очрашу урыны бер - ярминкә. Узган шимбәдә дә шәһәрнең Татарстан мәйданында көзге ярминкә гөрләде. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән азык-төлекне кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин булды. Иртәнге сигездән мәйдан шау-гөр килеп тора иде. Ни генә сатмыйлар монда: ит-сөт, бал, бәрәңге, суган...

Көз җиттеме, шәһәр белән авыл халкы бик еш очраша башлый. Очрашу урыны бер - ярминкә. Узган шимбәдә дә шәһәрнең Татарстан мәйданында көзге ярминкә гөрләде. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән азык-төлекне кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин булды.

Иртәнге сигездән мәйдан шау-гөр килеп тора иде. Ни генә сатмыйлар монда: ит-сөт, бал, бәрәңге, суган - бер сүз белән әйткәндә, авылда нәрсә үстереп, җитештереп була - барысы да диярлек бар.

Ярминкәдә эре терлек итенә ихтыяҗ аеруча зур булды. Машиналар кырындагы озын-озын чиратлар да әнә шул хакта сөйли. Авылдагылар шәһәр халкына итне килограммын 200 сумнан тәкъдим итте. «Туйкә», "Азнакай җитештерү конторасы" ҖЧҖ, "Таллы Бүләк" АХҖК, Бакалы районыннан килгән Шәрипов шәхси хуҗалыгы бу көнне 247 мең 500 сумлык ит продукциясе саткан.

- Ярминкәне оештыручыларга рәхмәт. Җаның теләгән азык-төлекне рәхәтләнеп сайлап аласың. Монда сатылган авыл хуҗалыгы продукцияләре арзан һәм яхшы сыйфатлы. Ни дисәң дә үзебездә җитештерелгән бит, - ди шәһәрдәшебез Сәкинә апа. - Көзге ярминкәләрне көтеп алабыз. Кышкылыкка бәрәңгесен, кишер-суганын күпләп алып куябыз. Иң аптыраганым - йомырка сатучы күренми әле, - дип сөйләнеп, үз юлы белән китеп барды ул.

Мөҗиповлар алып килгән 4 тонна суганны шәһәр халкы «ә» дигәнче алып та бетерде. Бу аңлашыла да, кыш-яз айларында суганны кибет киштәләрендә 30-35 сумга гына табып була шул. Ә ярминкәдә аның килограммы 11 сумнан иде.

Бүләк авылыннан Зиннур Закиров үрдәк түшкәләре алып килгән.

- Быел сигез дистәдән артык үрдәк үстердек. Аллага шөкер, сәламәтлек бар. Менә шулай үзебездән артканын сатарга тырышабыз, - ди авыл агае.

Гомумән, ярминкә бай һәм сайлау мөмкинлеге зур булды. Мәйданнан кайту юлына чыкканнарның сумкалары тулы һәм, иң мөһиме, күңелләре күтәренке иде. Чөнки ярминкә бит ул үзе бер бәйрәм.

Чираттагы ярминкә бу атнаның шимбәсе - 28 сентябрьдә була. Үткәрү урыны - шәһәрдә - Татарстан, Актүбә эшчеләр бистәсендә - базар янындагы мәйдан. Көзге муллыктан файдаланып калырга ашыгыйк!

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда көзге ярминкә гөрләде