Азнакайда көзге ярминкә гөрләде
Көз җиттеме, шәһәр белән авыл халкы бик еш очраша башлый. Очрашу урыны бер - ярминкә. Узган шимбәдә дә шәһәрнең Татарстан мәйданында көзге ярминкә гөрләде. Анда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән азык-төлекне кулай бәяләрдән сатып алырга мөмкин булды.
Иртәнге сигездән мәйдан шау-гөр килеп тора иде. Ни генә сатмыйлар монда: ит-сөт, бал, бәрәңге, суган...