ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай районы имамнары Татшуганга җыелып сөйләште

Азнакай районы авыллары имамнары, җитәкчеләр Татшуган авылында булып, анда халыкның һәм иҗтимагый оешламаларның бердәм эшләү үрнәген өйрәнделәр. - Мәчет - һәр авылның яшәү учагы ул. Дин, урындагы хакимият вәкилләре, мәгариф учреждениеләре бергәләп эшләргә тиеш, чөнки аларны уртак максат берләштерә. Ул - яшьләрдә намуслылык, игелеклелек тәрбияләү, - диде район башлыгы очрашу...

Азнакай районы авыллары имамнары, җитәкчеләр Татшуган авылында булып, анда халыкның һәм иҗтимагый оешламаларның бердәм эшләү үрнәген өйрәнделәр.


- Мәчет - һәр авылның яшәү учагы ул. Дин, урындагы хакимият вәкилләре, мәгариф учреждениеләре бергәләп эшләргә тиеш, чөнки аларны уртак максат берләштерә. Ул - яшьләрдә намуслылык, игелеклелек тәрбияләү, - диде район башлыгы очрашу барышында.


Сүз дә юк, бүген авылда нинди генә эш башкарылса да, җитәкчелек авылдашлары ярдәменә таяна.

Юкка гына авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрова да:

- Без кайгыда да, шатлыкта да бердәм, - дип әйтми торгандыр.


Узган ел мәчеттә зур төзекләндерү эшләре алып барылган.

- Идәннәрне, түшәмнәрне яңарттык, - ди Татшуган авылы имамы Равил хәзрәт. - Бу эшләрдән авылдашлар да, читтә яшәүче якташларыбыз да читтә калмады.


Мәдәният йортында узган сөйләшүдән соң кунаклар авыл мәчетендә оештырылган мул табын артында Коръән аятьләре, вәгазьләр тыңлады.

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакай районы имамнары Татшуганга җыелып сөйләште

Нет комментариев