Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай прокуратурасы ана капиталына бәйле 43 гариза белән судка мөрәҗәгать итте

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан даими рәвештә әти-әниләрнең ана капиталын файдаланганда үз балаларының милеккә хокукын рәсмиләштерүе тикшерелә. Ана капиталын торак алуда файдаланганда, милек хокукларын барлык гаилә әгъзаларына да, шул исәптән балаларга да рәсмиләштерү турында нотариаль йөкләмә бирелә. Әмма барлык ата-аналар да әлеге бурычны үтәмиләр. Агымдагы елда шәһәр прокуратурасы ана капиталына алынган...

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан даими рәвештә әти-әниләрнең ана капиталын файдаланганда үз балаларының милеккә хокукын рәсмиләштерүе тикшерелә.


Ана капиталын торак алуда файдаланганда, милек хокукларын барлык гаилә әгъзаларына да, шул исәптән балаларга да рәсмиләштерү турында нотариаль йөкләмә бирелә.


Әмма барлык ата-аналар да әлеге бурычны үтәмиләр.


Агымдагы елда шәһәр прокуратурасы ана капиталына алынган торакка балаларның да өлешен билгеләү турындагы 43 дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итте. Бүгенге көндә шундый 14 дәгъва карала.


Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк: күп очракта җавапка тартылучылар прокурор дәгъвасы таләпләрен ирекле рәвештә үтәделәр.
Шәһәр прокуратурасы тарафыннан бу эш алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки балигъ булмаганнар хокукларын яклау прокуратура эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш булып тора.


Әти-әниләргә балаларының милеккә хокукларын үзвакытында рәсмиләштерергә киңәш итәбез.

Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай прокуратурасы ана капиталына бәйле 43 гариза белән судка мөрәҗәгать итте