Быел фитофтора күп бакчачыларның түтәлләрен дә, кәефләрен дә какшатты.
Әмма Әгерҗе авылында яшәүче Рузилә апа Сәлахованың тырышлыгы юкка китмәгән. Ул менә шушындый эре помидорлар үстергән, фотода иң зурларының берсе – 1294 граммлысы! Горурланырлык чын баһадир.
Бу хәбәр белән уртаклашканы өчен Гөлгенә Ибраһимовага рәхмәт. Мондый рекордлар – шундый катлаулы һава шартларында да матур уңышларга ирешә алуның чын дәлиле!
#Азнакай #уңыш
Нет комментариев