Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Дуслык күпере күршеләрне берләштерә

Күрше хакы — тәңре хакы, диләр. Чыннан да, кеше өчен туганнары кебек үк күршеләренең дә кадерле булуын тормыш үзе раслый.

Иске Азнакайның 5 нче һәм 12 территориаль иҗтимагый үзидарә җирлекләрендә яшәүчеләр моны сүз белән генә түгел, еллар дәвамында бер-берсенә булган мөнәсәбәтләре белән дәлилләп килә.

6 август көнне «Бабай» кибете янында узган «Дуслык күпере» күршеләр бәйрәме дә моны ачык күрсәтте.

 Рәмилә Әхмәтова (5нче ТОС рәисе) белән Гөлфия Абдуллина (12 нче ТОС) оештырган очрашуга төрле яшьтәге кешеләр җыелган иде. Өлкәннәр дә, яшь гаиләләр дә, балалар да — барысы да бер гаиләдәй аралашты.

Бәйрәмдә Азнакай районы башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, шәһәр Советы депутаты Айрат Вәлиев та катнашты.

Туган җир, туган йорт — һәркем өчен иң кадерле төшенчәләр. Әмма туган якка мәхәббәт ул зур сүзләрдән генә тормый. Ул үзең яшәгән йорттан, ишегалдыннан, күршеңә булган мөнәсәбәттән башлана. Сезнең җирлектә шундый матур традицияләрнең булуы — кешеләрнең бердәмлегенең ачык мисалы. Бер-берегезне хөрмәт итеп, ярдәмләшеп яшәвегез өчен рәхмәт,

— диде Айдар Хәлиуллин, бәйрәмне ачып.

Шатлыкны да, авырлыкны да уртак итеп

Бу җирлектәге күршелек мөнәсәбәтләренең чын асылы бәйрәм көнендә генә түгел, көндәлек тормышта да күренә.

Алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәмнән дә читтә калмый. Акчасын да җыялар, кирәкле әйберләр дә туплыйлар, маскировка челтәрләре үрәләр, солдатларга җибәреләсе ярдәмне әзерләшәләр...

Бәйрәмдә шушы изге эшкә үз өлешен керткән кешеләргә аерым рәхмәт белдерелде.

Гөлчәчәк Җәлилова — үзе дә ярдәм җыюда актив катнаша, башкаларны да игелекле эшкә өнди. Күптән түгел генә гаиләсе, туганнары һәм авылдашлары белән бергә ялга кайткан хәрбигә 85 мең сумлык төзелеш материаллары җибәргәннәр.

Римма Зәйдуллина белән Зөһрә Хуҗина исә маскировка челтәрләре үрүгә беренче көннәрдән үк кушылган.

Мөслимә Хәсәншина да ярдәм кирәк булганда читтә калмый. Ялгызы яшәсә дә, мөмкинлегенә карап акчалата да, әйберләтә дә булыша.

Илдар Мөхетдинов, Әлфирә Мәсгут кызы һәм башка актив күршеләр дә һәрвакыт  ярдәм итәргә әзер.

Бәйрәмдә аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

Өлкәннәр — җирлекнең тере тарихы

«Дуслык күпере» бәйрәмендә иң өлкән кешеләргә дә аерым хөрмәт күрсәтелде. 12 нче ТОС  җирлегендә яшәүче сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны Мөнирә Хәкимовага бу көннәрдә 96 яшь тула. Бүген кызы Рәйсә белән төп йортта гомер кичергән ветеранның бөтен гомере Подгорная урамы белән бәйле.

Ә 5 нче ТОС җирлегендә 91 яшьлек Хәдия Зәйнуллина яши. Аның өчен бу урамнарның һәр сукмагы таныш.

91 яшьлек Минсәгыйрь Камалов та шушы җирлекнең тере тарихы.

Гаилә ныклыгы — яшьләргә үрнәк

Бәйрәмдә озак еллар бергә гомер иткән гаиләләр дә хөрмәтләнде.

Роза һәм Таһир Нәбиевлар, Розалия һәм Фоат Галиевлар, Сәлимә һәм Корычбай Вәлиевлар, Әлфия һәм Баязит Шәеховлар, Энҗе һәм Әхсән Талибуллиннар, Клара һәм Николай Петровлар, Нәсимә һәм Фәнүс Фәрхетдиновлар - күпләргә үрнәк булып яшиләр.

Күршеләр бәйрәмендә шушы җирлекнең иң кечкенә сабые — Илүзә һәм Владислав Щуркиннарның кызлары - сигез айлык София да бүләкләнде.

Әлеге җирлектә халыкка көн саен хезмәт күрсәтүче кешеләрнең берсе — почтальон Зөлфия Гиниятуллинага да хөрмәт зурдан булды. 

Матурлык капка төбеннән башлана

Күршеләр бәйрәмендә матур ишегаллары хуҗаларын да билгеләп үттеләр.

12 нче җирлегендә «Иң матур капка алды» бәйгесе инде алтынчы ел үткәрелә. Быел Щорс урамындагы Хәмидуллиннар гаиләсенең ишегалды иң матуры дип табылган.

5 нче ТОСта  исә Чулпан урамындагы Гыйльфановлар гаиләсенең капка төбе үрнәк итеп күрсәтелде.

«Дуслык күпере»нең асылы — ул бер көнлек бәйрәм булмавында.

Рәмилә Әхмәтова белән Гөлфия Абдуллина өчен ТОС җитәкчесе булу — исем өчен генә йөртелә торган вазифа түгел. Алар һәрвакыт кешеләр арасында. Кешеләрне бәйрәмгә җыю өчен дә аларның һәрберсе белән аралашырга кирәк. Гуманитар ярдәм туплау өчен дә шулай. Берәүнең хәлен белү, икенчесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү, өченчесен уртак эшкә чакыру — болар барысы да зур хезмәт.

Бәйрәмдә катнашкан халык та оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп туя алмады.

Урам бәйрәме исә уеннар, җыр-моң белән кара төнгәчә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев