Азнакаево
  • Рус Тат
  • 20 ноябрь 2013 яңалыклары

    • 20 ноябрь 2013 - 12:38
      Азнакай прокуратурасы ана капиталына бәйле 43 гариза белән судка мөрәҗәгать итте
      Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан даими рәвештә әти-әниләрнең ана капиталын файдаланганда үз балаларының милеккә хокукын рәсмиләштерүе тикшерелә. Ана капиталын торак алуда файдаланганда, милек хокукларын барлык гаилә әгъзаларына да, шул исәптән балаларга да рәсмиләштерү турында нотариаль йөкләмә бирелә. Әмма барлык ата-аналар да әлеге бурычны үтәмиләр. Агымдагы елда шәһәр прокуратурасы ана капиталына алынган...
      298
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 12:37
      Азнакай ветераннары Әлмәт ветераннары белән очрашты
      Тымытык авылыннан ветераннар һәм урта буын вәкилләреннән торган делегация Әлмәт районының Колшәрип авылына очрашуга барды. Колшәриплеләр безне бик җылы каршы алды. Берсеннән-берсе эчтәлекле, дустанә мөнәсәбәтләр бөркелеп торган чыгышлар, үзешчән сәнгать осталарының җырлары, биюләре белән үрелеп барган очрашу көткәннән дә уңышлырак һәм күңеллерәк узды. Очрашудагыларны Әлмәт һәм Азнакай районнарының ветераннар советлары...
      320
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 12:28
      Марсель Шәйдуллин авылларда кибетләренең ябылу мәсьәләсен шәхси контрольгә алды
      Район эшмәкәрләр берлеге рәисе Әнвәр Җиһангиров урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү максатында эшләп килүче программалар белән таныштырды. Агымдагы елда җирле эшмәкәрләребез 7 төрле федераль, республика программаларында катнашып, субсидияләргә ия булган. - Эшләргә теләге булган, инициативалы кешеләрне без һәрвакыт хупларга тиеш, - диде район башлыгы. Марсель Шәйдуллин авылларда райпо кибетләренең...
      336
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 06:28
      Азнакайда наркотикларларга каршы “Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!” акциясе бара
      18-29 ноябрь көннәрендә Татарстанда, шул исәптән Азнакайда, "Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" дип исемләнгән наркотиклар әйләнешенә каршы Бөтенроссия акциясе бара. Эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров наркотик белән бәйле хәлләргә битараф булмаска чакырды, "ышаныч телефоны"на 7-30-87 номеры буенча шалтыратып, мәгълүмат калдырырга мөмкин булуын әйтте. Также читайте... В...
      290
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 06:25
      Азнакайда машиналардан әйбер урлаулар сакланмый торган тукталышларда кылынган
      Азнакайда оператив хәл белән Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы Илдар Шакиров атналык киңәшмәдә таныштырды. Узган атнада дежур бүлеккә 144 хәбәр алынган, шәһәрдә 5 җинаять кылынган. Машиналардан әйбер урлауның өч факты теркәлгән. Илдар Шакиров әлеге җинаятьләрнең барсы да урамнарда, ишегалларында һәм сакланмаган тукталышларда кылынганын билгеләп үтте.
      539
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 04:28
      Азнакайда кышкы чорда терлекчелек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча киңәшмә узды
      Узган шимбә көнне Х.Мөстәкыймов исемендәге ҖЧҖ базасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән быелның ун айлык эш йомгаклары һәм кышкы чорда терлекчелек продукцияләре җитештерүне тиешенчә тәэмин итү буенча район киңәшмәсе булды. Аның эшендә Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты. Әйтергә кирәк, агросәнәгать өлкәсендә ел әйләнәсендә тотрыклы керем бирүче төп...
      341
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 04:24
      Азнакайда диспансеризация буенча план 54 процентка үтәлгән
      Беренче планда - диспансерлаштыру! Узган атна ахырында Сәламәтлек саклау министрлыгы үткәргән онлайн режимындагы киңәшмәдә барлык сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен бүгенге көннең төп бурычы шулай куелды. Инде ел башыннан ук диспансерлаш-тыруга әзерлек һәм аны үткәрү буенча максатчан эш алып барылса да, республика буенча бу өлкәдә план 56 процентка гына үтәлгән. Ел...
      261
      0
      0
    • 20 ноябрь 2013 - 04:17
      Депутат Фердинанд Сабирҗанов Азнакай халкын кабул итә
      Азнакай шәһәре 4 нче сайлау округы депутаты Фердинанд Сабирҗанов үз сайлаучыларын 22, 23 ноябрь көннәрендә алдан 8-919-625 -80-98 телефоны аша язылу буенча кабул итә. Район Советының оештыру бүлеге
      291
      0
      0
    Реклама