Азнакай хәбәрләре

"Маяк" газетасы - Азнакай районы

18+
Рус Тат
Бакчачылык

Гөлчәчәкләр патшабикәсе

Җәйнең иң күркәм:чәчәкләргә күмелеп утырган мәле. Уңган хуҗабикәләребез чәчәкләрнең ниндиләрен генә үстермиләр. Урманай авылыннан актив хәбәрчебез Роза Галиәхмәтова безгә авылдашы, чәчәкләр үстерү остасы Лилия Гизетдинова турында язып җибәргән.

Автор: Роза Галиәхмәтова

Бу язмамда урын алачак ханымны “гөлчәчәкләр патшабикәсе” дип атарлык тулы җирлек бар. Ул, ут күршебез Җиңү бистәсендә яшәүче Гизетдинова Лилия Маузир кызы. Аның күз явын алырлык итеп үстергән чәчәкләре ихатада гына түгел, ә капка алдындагы мәйданны да матурлап тора. Анда нинди генә төрдә, һәм нинди генә төстә чәчәкләр үсми. Ул барысының да орлыкларын кыш айларыннан ук утыртып, үсентеләрен үз вакытын белеп кенә тышка күчереп утырта. Аларның исемнәрен дә белеп бетермәле түгел.  Ә үзе барысын да яхшы белә. Анда петуния чәчәкләре генә әллә ничә төрдә. Ул аларның һәрберсен төрле формадагы савытларга, ә ул савытларны махсус ясалган урыннарга утырта. Аларның капка турыннан узганда, берничек тә туктап, иркенләп карап китмичә булдыра алмыйсың. Ихата коймасын да, анда урнаштырылган савытларга буйдан буйга утыртылган чәчәкләр бизи. Үзе дә гөлчәчәкләре кебек чибәр ханым, үстергән чәчәкләре белән серләшә-серләшә, алардан аерыла алмый. Төн булмаса өйгә дә кермәс идем, ди ул. Чиста күңелле кешеләр генә бу кадәр матурлыкны тудыра аладыр, мөгаен. Чәчәк үстерү бер дә ансат эш түгел. Даими су сибеп тору гына җитми аларга, һәрберсенең үз көе, үз җае дигәндәй. Быел үч иткәндәй яңгыры да ишеп ява. Мондый вакытта да җаен белеп куллана белсәң, үзенең ашламасы бар икән. Ямьсезләнә башлаганнарын да вакытында өзеп, кыскартып тормасаң чәчәкләр бик тиз матурлыгын җуя.

Бу кадәр матурлык тудырган ханым өендә дә уңган хуҗабикә. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Аш-суга хирыс булган ханымның берсеннән-берсе тәмлерәк итеп пешерелгән камыр ризыклары да төрлечә бизәлгән була. Бөтен җирдә чисталык, тәртип. Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, әлбәттә, бу тырышлык нәселдән дә бирелгәндер. Әтисе Маузир абый һәм әнисе Сылу апа да бик тырыш гаилә иделәр. Үз тырышлыклары белән зур йорт  җиткереп керделәр. Әле яшисе дә яшисе урында бер-бер артлы якты дөнья белән хушлашып бакыйлыкка күчтеләр. Урыннары оҗмахта булсын. Лилия якын кешеләреннән калган йортны читләргә калдырмыйча гаиләсе белән шунда төпләнеп калды. Йортны төзек, матур торышта тотуда, ишегалдында һәм капка төбендәге матур-матур чәчәк урыннары булдыруда, гомумән, бөтен каралты-курада тәртип булдыруда, әлбәттә, ире Әзһәрнең  тырышлыгы бик зур. Әзһәр чәчәк савытларын урнаштыра торган урыннарга кояш яктылыгыннан энергия алып төнлә яктырта торган яктырткычлар урнаштырып чыккан, ә болар үз чиратында кичке эңгер-меңгер башлануга ук, күңелләрне иркәләрлек сихри гүзәллек тудыра. Үзеңне ниндидер могҗизалар кырында кебек хис итәсең.

Йортлары да әллә каян балкып тора. Аңа янкорма өстәп, тагын да зурайтканнар, барысын бер түбә астына алып, бик матур тышлап куйганнар. Кыскасы, икесе дә хезмәт сөйгән ир белән хатынның бер-берсен аңлап эшләүләре әллә каян күренеп тора.

Аларның бакчасында чәчәкләрдән тыш төрле яшелчә, җиләк-җимешләр дә күпләп үстерелә. Җылы якларда үстерелә торган кавын-карбызның гына да әллә ничә төрен күрергә була. Җимеш агачларын да саный китсәң шактыйга җыела.

Лилия белән Әзһәр Гизетдиновлар хәзер инде үзләре әби, бабай булганнар. Бик яратып онык сөяләр. Уллары тормыш корып Әлмәт кырыенда гына Урсалы авылында яши. Яшь булуга карамастан, алар да үз тырышлыклары белән йорт җиткереп килә. Кызлары Чаллы шәһәрендә, алар  әти-әниләренә онык бүләк иткән. Балалар, канат җәйгән төп йортны онытмый, һәрвакыт кайтып йөриләр. Матур гаилә кода-кодагыйлар белән дә бик якын аралашып яши. 

Хәзерге заманда эшлим дисәң авылда гына эше дә юк. Алар икесе дә район үзәгенә йөреп эшлиләр. Лилиянең эше көндез булса, ире сменалы эштә. Шуңа һәркайсына табигать шартларының нинди булуына карамастан үз машиналары белән йөрергә туры килә. 

Үз куллары белән тудырган матурлыкларга сөенеп, фанилыкның кадерен белеп, авылдашлары, туган-тумачалары, бала-оныклары белән алдагы көннәрдә дә кайгы-хәсрәт күрмичә тигезлек белән тынычлыкта яшәргә язсын бу парларга. 

Ә күзеңнең явын алырлык тере чәчәкләр, бигрәк тә бу ыгы-зыгылы заманда әллә каян балкып, бераз булса да тормыш мәшәкатьләрен онытып, шул матурлык дулкынында тибрәтеп, киләчәккә якты өмет тудыралар төсле. 

                                              

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев