Азнакай прокуратурасы ана капиталына бәйле 43 гариза белән судка мөрәҗәгать итте
Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан даими рәвештә әти-әниләрнең ана капиталын файдаланганда үз балаларының милеккә хокукын рәсмиләштерүе тикшерелә.
Ана капиталын торак алуда файдаланганда, милек хокукларын барлык гаилә әгъзаларына да, шул исәптән балаларга да рәсмиләштерү турында нотариаль йөкләмә бирелә.
Әмма барлык ата-аналар да әлеге бурычны үтәмиләр.
Агымдагы елда шәһәр прокуратурасы ана капиталына алынган...