Башкортстанда 15 төбәктән килгән педагогларны берләштергән Бөтенроссия конференциясе узды.
Башкортстан Республикасында «Уникаль табигый объектлар – геологик, археологик, этнографик, мәдәни мирасны һәм биологик төрлелекне саклау үрнәге» XI Бөтенроссия педагогик фәнни-гамәли конференциясе узды.
Конференциянең төп максаты – белем һәм мәгърифәт ярдәмендә илнең уникаль табигый һәм мәдәни байлыгын саклау юлларын эзләү.
Россиянең 15 төбәгеннән 40тан артык белгеч катнашкан чара педагоглар, галимнәр, табигатьне саклау өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм яшьләр белән эшләүче оешмалар вәкилләрен бер мәйданга җыйды. Алар арасында Азнакай районы вәкилләре дә бар иде.
Районның география укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Зинира Шәмсетдинова конференциядә «Балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенең яшьләрне һөнәргә юнәлтүдә һәм тәрбияләүдәге роле» дигән доклад белән чыгыш ясады.
Геология белән кызыксыну – җир катламнары, ташлар һәм казылмалар белән генә чикләнми. Ул баланы туган җирен тирәнрәк танып белергә, табигатькә сакчыл карарга, эзләнергә, сораулар бирергә һәм җавапларны фән аша табарга өйрәтә. Ә мондый кызыксыну киләчәктә һөнәр сайлауга да юл ача.
Зинира Шәмсетдинованың чыгышында нәкъ менә балалар-яшүсмерләр геологик хәрәкәтенең яшьләрне иртә һөнәри юнәлешкә әзерләүдәге мөмкинлекләренә басым ясалды.
Конференция нәтиҗәләре буенча районның тәҗрибәле педагогы "Россия геология җәмгыяте лауреаты" билгесенә лаек булды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев