Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай поликлиникасында пациентларга күбрәк уңайлыклар тудырылачак

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзәк поликлиникада булып, аның эшчәнлеге белән танышты, пациентлар белән аралашты. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов һәм поликлиниканың яңа җитәкчесе Руслан Магомедов биредә пациентларга мөмкин кадәр күбрәк уңайлыклар тудыруда алып барылган чараларны яктырттылар. Марсель Зөфәр улы чиратлар мәсьәләсен көйләү белән дә кызыксынды. Инде...

Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзәк поликлиникада булып, аның эшчәнлеге белән танышты, пациентлар белән аралашты.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов һәм поликлиниканың яңа җитәкчесе Руслан Магомедов биредә пациентларга мөмкин кадәр күбрәк уңайлыклар тудыруда алып барылган чараларны яктырттылар.

Марсель Зөфәр улы чиратлар мәсьәләсен көйләү белән дә кызыксынды. Инде азнакайлылар яхшы белә, табиб кабул итүенә алдан язылу кирәк. Моны электрон юл белән интернет аша да эшләргә була, шулай ук икенче катта махсус терминал урнаштырылган, участок терапевтларына мөрәҗәгать итеп язылу мөмкинлеге дә каралган.

Табиб кабул итүенә килгән азнакайлылар район башлыгы белән бик теләп аралашты, соңгы вакытта поликлиникада анализлар бирү урыннарының арттырылуына рәхмәтләрен белдерделәр. Гомумән, пациентларга мөнәсәбәтнең тамырдан яхшыра баруы сизелде. Поликлиникага килүчеләрнең күпчелеге өлкән яшьтәгеләр булуы табигый хәл, үзләре белән ихластан аралашкан, аларның хәл-әхвәлен сорашкан, ниләр борчуы белән кызыксынган район башлыгына һәркайсы җавап сүзен, фикерен белдерергә ашыкты. Әлбәттә, сүз райондагы яңарышлар, Җиңүнең 70 еллыгына әзерлектә Азнакайның тагын да матурлана, төзекләнә баруы хакында да барды.

-Тормышның кадерен белеп, рәхәтләнеп яшисе генә, - диде хәлен белешкән Марсель Зөфәр улына Карамалыдан килгән Зәкәрия ага Галиев. - Азнакайның шулкадәр дә ямьләнә баруына сокланып килдем әле менә. Авылда да халык бер дә начар яшәми, Аллага шөкер.

Диспансеризация үтәргә килүчеләрне дә хуплады район башлыгы. Авыруны алдан ачыклау һәм нәтиҗәле дәвалау максатында кертелгән бу чарадан файдаланырга кирәк. Үз сәламәтлеге турында кайгырткан һәркем аны үтәргә тырыша. Әнә, бүген дә күпләр шушы максат белән килгән.

Әлбәттә, әле җиренә җиткерәсе яклар, медицина хезмәте күрсәтүне тагын да яхшыртуда күреләсе чаралар шактый. Иң мөһиме - җитәкчелек аларны барлаган, конкрет бурычлар куелган. Шәт, алга таба поликлиника хезмәтеннән бары тик мактау һәм рәхмәт сүзләре генә ишетеп торырга язсын.

Лиза Нурлыева

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай поликлиникасында пациентларга күбрәк уңайлыклар тудырылачак