Азнакаево
  • Рус Тат
  • 29 апрель 2015 яңалыклары

    • 29 апрель 2015 - 09:19
      Азнакай районы “Марс” хуҗалыгы чәчүгә кереште
      Бүген (29 апрельдә) "Марс" хуҗалыгында чәчүгә керештеләр. Аны һәр елдагыча ата-бабаларыбызның изге йоласына тугъры калып, дога кылып, игеннәрнең күкрәп уңуын теләп җир куенына йомыркалар тәгәрәтеп башлап җибәрделәр. Һәр авылның борынгыдан килгән үз гореф-гадәтләре дә бар. Кәкре Елгалылар яңгырның үзвакытында һәм мулдан явуын теләп, басу башына ат дагасы да күмеп куйдылар...
      693
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 07:53
      "Маяк" газетасына һәм «ТАТМЕДИА»нең башка басмаларына язылыгыз да, iPad отыгыз
      Газета һәм журналларга язылыгыз да, бүләк отыгыз! Төп бүләкне - iPad - акция барышында «ТАТМЕДИА» ААҖ басмаларына иң күп суммага язылган кеше отачак. Тагын 50 язылучы компания тарафыннан китаплар белән бүләкләнәчәк! Бәйгедә катнашу өчен: «ТАТМЕДИА» ААҖнең газета яки журналларына (өчтән дә ким түгел) язылыгыз. Язылуны почта бүлекләрендә яисә өйдән дә...
      361
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 06:36
      Азнакай районында Герой исеме мәңгеләштерелде
      Татарстанда игълан ителгән «Герой исеме - мәктәпкә» проекты нигезендә Сарлы урта мәктәбендә Социалистик Хезмәт Герое Вәгыйз Хаҗиәхмәтов исеме мәңгеләштерелде - истәлек тактасы ачылды. Утлы сугыш юлларын үтеп, авыл Советы рәисе, колхоз җитәкчесе булып эшләү дәверендә хуҗалыкны аякка бастыруда зур көч куйган, районда беренчеләрдән булып әлеге мәртәбәле исемгә лаек булган ветеран...
      662
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 06:27
      Узган атнада Азнакайда мошенниклар кулыннан алты кеше каза күргән
      Социаль мошенниклар кармагына эләгүдән сакланырга әкренләп өйрәнеп килсәк тә, арабызда әле һаман да беркатлылар, кеше ышандырырлык итеп сөйләгән сүзләргә ышанып, шомафиларның кулларына акча тоттыручылар табыла тора. Мошенниклар да кешене төп башына утыртуның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба, кемнеңдер бөртекләп җыйган пенсиясен яки тир түгеп тапкан хезмәт хакын тиз генә үз кесәсенә...
      769
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 06:04
      "Маяк" газетасының икенче ярты еллыгына язылу бара
      Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2015 елның икенче яртыеллыгына "Маяк" газетасына почтада да, интернет аша да язылырга мөмкин. Ярты елга язылу бәясе: 570 сум (бер айга - 95 сум). Һәр санны үзе килеп алырга теләүчеләр редакциянең реклама бүлегендә 300 сумга языла алалар. Күпләп язылган (25-30 данәдән дә ким булмаганда) предприятие-оешмаларга үз транспортыбыз...
      311
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 06:01
      Азнакай поликлиникасында пациентларга күбрәк уңайлыклар тудырылачак
      Азнакай муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзәк поликлиникада булып, аның эшчәнлеге белән танышты, пациентлар белән аралашты. Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов һәм поликлиниканың яңа җитәкчесе Руслан Магомедов биредә пациентларга мөмкин кадәр күбрәк уңайлыклар тудыруда алып барылган чараларны яктырттылар. Марсель Зөфәр улы чиратлар мәсьәләсен көйләү белән дә кызыксынды. Инде...
      368
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 05:07
      Азнакайда коррупция факторлары елдан-ел кими
      Хәзер кайда да булса чират күрсәк, гаять гаҗәп тоела. Ә бит әле кайчан гына су буе чиратлардан гаҗиз булып, чиратсыз гына эшеңне хәл итү җаен карый идек. Моны ришвәтчелек, җинаять кылабыз дип башыбызга да китермәдек, алучысы гына булсын! Ничектер шулай булырга тиеш кебек иде, гәрчә маңгай тирең белән түгеп алган...
      348
      0
      0
    • 29 апрель 2015 - 05:00
      Азнакай «Яхшы эшләр эстафетасы» акциясенә кушылды
      Шәфкатьлелек. Мәрхәмәтлелек... Һәркем үз кабыгы эченә бикләнгән, мал артыннан куган заманга әлеге төшенчәләр, бер караганда, яттыр кебек. Әмма гасырлар дәвамында килгән асыл сыйфатларын халкыбыз һич җуймаган, моны изге эш-гамәлләре белән һәрдаим раслап тора. Ел саен үткәрелә торган хәйрия марафоннарын аласыңмы, бәла-каза килгән төбәкләргә ярдәм кулы сузу дисеңме - һәркем бу...
      343
      0
      0
    Реклама