Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

27 май көнне Азнакайда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәләр

Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган икән. Заманында китапханәләр түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән әйтем дә һәркемнең хәтерендә. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Ул хәзер дә шулай. Бүген илебез күләмендә китапханәчеләр көне билгеләп...

Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган икән. Заманында китапханәләр түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән әйтем дә һәркемнең хәтерендә. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Ул хәзер дә шулай.

Бүген илебез күләмендә китапханәчеләр көне билгеләп үтелә. Бу күркәм көндә аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин да үзенең тәбрикләү сүзләрен җиткерде. "Китапхәнәләр кешелекнең меңьеллык акыл-гыйлемен саклый. Үз эшенә чын күңелдән бирелгән китапханәчеләр безне тарихи һәм мәдәни байлыкка якынайта, аны гасырлар дәвамында күз карасыдай саклап, буыннан-буынга тапшыра, аң-белем тарата. Тынгысыз һәм тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне белдереп, сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телим. Уртак көч белән районыбызның интеллектуаль мөмкинлеген тагын да арттырабыз дип ышанам!" - диелгән котлау юлламасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 27 май көнне Азнакайда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәләр