27 май көнне Азнакайда Бөтенроссия китапханәләр көнен билгеләп үтәләр
Балачакта булсынмы, өлкән яшьтәме - кем генә китап укып хыялланмаган икән. Заманында китапханәләр түрендә эленеп торган «Китап -белем чишмәсе» дигән әйтем дә һәркемнең хәтерендә. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Электән үк халыкны китапханәгә китапханәченең җылы карашы, ягымлы аралашуы тартып китергән. Ул хәзер дә шулай.
Бүген илебез күләмендә китапханәчеләр көне билгеләп...