Азнакайның физик мөмкинлекләре чикле спортчылары – республикада икенче!
СПОРТ

Азнакайның физик мөмкинлекләре чикле спортчылары – республикада икенче!

​​​​​​​Мамадыш шәһәрендә физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр арасында чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге үтте.

Әлеге ярышларда тренер Олеся Халикова җитәкчелегендә Азнакай спортчылары да катнашты. Якташларыбыз ТР чемпионатында эстафета ярышларында икенче урынга лаек булды. ТР беренчелегендә команда алтынчы килде.


Нет комментариев