СПОРТ

Азнакайлылар #молодытеломидушой акциясендә катнаша ала

Яшьләр көне уңаеннан Азнакайда #молодытеломидушой бәйгесе уздырыла.

Анда 14 яшьтән 35 яшькәчә ирләр һәм хатын-кызлар катнаша ала.

Бәйгедә катнашу өчен ГТО нормативларын үтәм видео төшәргә кирәк. Шартлары: видеороликта бер генә кеше булырга тиеш, анда ГТО символикасы күренү шарт, видео озынлыгы 60 секундтан артмаска тиеш.

Видеолар azngto@yandex.ru электрон почтасы адресына 30 июнгә кадәр кабул ителә. Фамилиягезне һәм яшегезне күрсәтергә онытмагыз.

Видеоларның барысы да Вконтактеда ГТО Азнакаево битенә куелачак, онлайн тавыш бирү дә шунда бара.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев