Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Азнакайда Данияр Мөхитовны искә алдылар

“Кеше өчен иң кадерле әйбер – тормыш....Ул аңа бер тапкыр гына бирелә, һәм аны шундый итеп яшәргә кирәк, файдасыз яшәгән еллар өчен үкенерлек булмасын”, – дип язып калдырган рус язучысы Николай Островский.

Әйе, кеше китә, җыры кала диләр... Олуг язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевның әлеге канатлы сүзләре якташыбыз Данияр Мөхитовка багышлап язылгандыр сыман. Моңлы җыр иң нечкә җирендә өзелгән кебек, арабыздан вакытсыз китеп барса да, халык күңелендә җыр кайтавазы булып мөгаллимнең эшләре, районыбызга күрсәткән игелекле гамәлләре, матур истәлеге калды.

Узган ел Төркиядә килеп чыккан фаҗига вакытында башкаларга ярдәм итеп, үзе батырларча һәлак булган якташыбыз, сәламәтлеге чикле балалар мәктәбе директоры Данияр Мөхитовны искә алу чарасында чыгыш ясаган кешеләрнең фикерен таңлаганнан соң, моңа тагын бер кат инанасың.

– Данияр Җәмил улы гаять тырыш, намуслы, сәләтле, хөрмәткә лаек җитәкче иде. Мәктәпне төзекләндерү эшләрендә актив катнашты, балаларны хезмәткә өйрәтү буенча зур эш алып барды. Аның алтын куллы булуын бүген күргәзмәгә куелган эшләреннән ачык күрдек. Азнакайлылар күңелендә ул бары тик якты эзләр генә калдырып китте. Шундый тәрбияле, итагатьле бала үстергән өчен аның әти-әнисенә дә рәхмәт сүзләрен җиткерәм, Даниярның якыннарына, туганнарына сабырлык телим, – диде үзенең чыгышында район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Коръән ашында Данияр Мөхитовның хезмәттәшләре, туганнары да катнашты.

– Җитәкчебезне бүген дә зур хөрмәт белән, сагынып искә алабыз. Ул һәрвакыт хәрәкәттә булды, яңа идеяләр, яңа планнар белән яшәде. Бүген коллективыбыз белән ул салган юлдан барып, ул башлаган эшләрне дәвам итәргә тырышабыз, – ди укыту-тәрбия буенча директоры урынбасары Альбина Солтанова.

Гимназия директоры Альберт Рахманов һәм 8 нче мәктәп директоры Азат Хәмидуллин  җитәкчене шулай ук җылы сүзләр белән искә алдылар.

– Аның чын гаилә башлыгы, үрнәк әти булуын да әйтеп китәргә кирәк. Һәрчак гаилә дип яшәде. Кыш көннәрендә, чана тартып, балалары белән паркка барулары бүген дә күз алдымда, – диде Альберт Рахманов.  

Дуслары исеменнән чыгыш ясап, “Маяк” газетасы баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов студент елларын искә алды:

– Данияр белән курсташлар идек, бергә тордык. Шатлыклар да, борчулар да уртак иде ул чакта. Ул мәктәптә дә, студент елларында да бик актив булды, төрле чараларда актив катнашты. Кыска гына гомерендә дә барысына да җитеште, бары тик зур, асыл гамәлләр генә кылырга ашыкты, кулыннан килмәгән эше юк иде. Дустым Даниярдан бүген дә үрнәк алып яшибез, – диде Фәрхәт Фәһим улы.

11 нче ТОС рәисе Владимир Кротов райондашыбыз белән бәйле истәлекләрен күңелендә барлап, аның чын кеше һәм педагог булуын ассызыклады.

Коръән ашы Зәңгәр мәчет имам хатыйбы Нәфис хәзрәтнең дога-вәгазьләре һәм укучыларның җылы концерт номерлары белән үрелеп барды.

Кичә азагында тормыш иптәше Әлфия Әхтәм кызы сүз алып, анда катнашучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

– Даниярны хөрмәтләвегез, гаиләбезне ярдәм һәм игътибардан калдырмаганыз өчен бик рәхмәтлебез, – диде ул.

Коръән ашыннан соң мәктәп спортзалында Данияр Мөхитов истәлегенә волейбол ярышлары уздырылды. Анда район администрациясе, мәгариф һәм спорт идарәләре һәм өлкәннәр командалары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев