Азнакайда өлкәннәр дә волейбол ярата
СПОРТ

Азнакайда өлкәннәр дә волейбол ярата

Хәрәкәттә – бәрәкәт, дип борынгылар белми әйтмәгән.

Өлкән буынны физик күнегүләргә күбрәк тарту максатында Азнакай районындагы Клиентлар хезмәтенең өлкәннәрнең аралашу үзәге волейбол буенча уеннар оештырды. Волейбол мәйданчыгы да күршедә генә, шунысы җайлы. Уен-бәйгедә Клиент хезмәте белгечләре һәм үзәккә йөрүче өлкәннәр командалары көч сынашты.

– Волейбол – теләсә кайсы яшьтә уйнау өчен кулай спорт төре. Ул сихәтлекне генә ныгытып калмый, ә команда рухын үстерә, берләштерә, яңа дуслар таптыра, - ди Клиентлар хезмәте җитәкчесе Миләүшә Шәйдуллина. – Анда катнашкан өлкәннәребез гүя яшьлекләренә әйләнеп кайттылар. Алардагы дәрт, күңел күтәренкелегенә сокланырлык!

Уеннар бик җанлы барды. Аннан һәркем ел буена җитәрлек энергия алып китте, – дип хәбәр итә безгә баш белгеч-эксперт Ләйсән Шәйдуллина.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев