Олы тормышка беренче адым
Яшьләр

Олы тормышка беренче адым

“Тау” яшьләр үзәгендә 13 яшь гражданга Россия Федерациясе паспортлары тапшырылды.

Паспортларны тантаналы шартларда Азнакай районы буенча Миграция эшләре бүлеге начальнигы, полиция майоры Гүзәл Сәетгәрәева һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев тапшырдылар.

Әлеге  чара Әтиләр көненә багышланган иде.Шуңа күрә ул  аеруча күңел күтәренкелеге һәм җылылык белән үтте.

Яшь гражданнарга мөрәҗәгать иткәндә, Дамир Гыйләҗев ассызыклып үтте:

Паспорт – ул документ кына түгел, ә кешенең үз иле алдындагы җитди бурычы, хокук һәм мөстәкыйльлек символы да. Бүген монда сезнең әтиләрегез – сезнең төп таянычыгыз һәм иң яхшы үрнәк. Аларның тәрбиясе сезнең өчен тормышта юлдаш булсын: гаиләгезне яратыгыз һәм бөек Россия гражданнары булуыгыз белән горурланыгыз!

Чара бик җылы, дустанә атмосферада узды. Яшьләр паспортларын алгач, шатлыклы хисләрен яшерә алмадылар. Алар күптән көткән бу документны кулларына алып, истәлеккә фотога төштеләр, берберсен тәбрикләделәр. Әти-әниләр дә бу мизгелдә балалары өчен горурландылар, аларның илебезнең яшь гражданнары булып үсеп җитүенә сөенделәр.

Без барлык яшь гражданнарны чын күңелдән котлыйбыз! Тормышыгыз якты, уңышларыгыз зур, хыялларыгыз чынга ашсын! Алдагы тормышыгызда һәрвакыт намус, белем һәм туган җиргә мәхәббәт юлдаш булсын!


Нет комментариев