Әгерҗе авылында тыл ветераны Рәйсә әби Әхмәтшина 101 яшен билгеләп узды
Юбилярны котларга Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Әдилә Мирзаһитова, авыл ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина, якыннары, авылдашлары килгән иде.
Рәйсә Габдрәкыйп кызы 1925 елның 13 октябрендә Әгерҗе авылының ишле гаиләсендә җиде баланың бишенчесе булып дөньяга килә. Бөек Ватан сугышы башланган елларда үсмер кыз Рәйсәгә күп авырлыклар татырга туры килә: Ярославта торф чыгаруда да эшли.
1947 елда авылдашы Бөек Ватан сугышыннан кайткан батыр егет Ләбиб белән кавышып, күпләргә үрнәк гаилә коралар, дүрт бала: Ләис, Рәис, Фәүзия, Фәридәне тәрбияләп үстерәләр. Рәйсә апа үз җилкәсендә бик күп авырлыклар кичергән, улын, оныгын, тормыш иптәшен югалту ачысын татыган.
Миннән гел сорыйлар:
Озын гомерле булуның сере нәрсәдә?
– диләр.
Аның сере сабырлыкта, балалар. Сабыр булырга, юк-барга зарланмаска кирәк. Тормышымнан бик разый. Бүгенге көндә Фәүзиям тәрбиясендә яшим. Сабый баладай карый,
– ди зирәк зиһенле, ачык йөзле әбиебез.
Рәйсә апа төрле эшләрдә эшләгән, сарык та караган, гектары белән чөгендерен дә утаган, әмма аның төп һөнәре – пешекче. Аш-су остасы ул. 60 литрлы зур-зур казаннарда учакта аш пешерәләр алар. Ул чакта бит әле газ юк. Озын гомернең сере дә шул һәрчак хәрәкәттә булудадыр, зарлана белми, аралашырга ярата, һәрчак яхшыны гына сөйли. Аның бәлешләр, ипиләр салган миче әле дә исән. Газета-журналларны, бигрәк "Маяк"ны газетасын бик яратып укый.
Рәйсә апа 9 онык, 18 оныкчыкның яраткан әбисе. Әле тагын бер оныкчыгының да бәбие туган. Менә бит ул бәхет кайда!?
Нет комментариев