Азнакайда «Березка» хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәде
СПОРТ

Азнакайда «Березка» хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәде

«Татнефть – Забота»ның «Березка» бүлекчәсе хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәп, физик әзерлекләрен сынады.

 

Катнашучылар үзләрен урыннан озынлыкка сикерү, басып торган килеш алга иелү, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, гәүдәне күтәрү һәм йөгерүдә сынадылар. Иң-иңнәргә күкрәк билгеләре кайтачак,

– ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова. 

Мондый спорт чаралары физик активлыкны сакларга, сәламәтлекне ныгытырга һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштырырга ярдәм итә.


Нет комментариев