Азнакай ветераннары Актүбә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында булдылар.
Азнакай районы ветераннар советы активистлары вакыт булган саен Актүбә өлкәннәр йортына очрашуга барырга тырыша. Бу — гадәти генә визит түгел, ә өлкәннәргә карата тирән ихтирам һәм кайгырту билгесе. Ул чын бәйрәмгә әверелә.
Ветераннар очрашуга үзләренең бакчасында үстерелгән яшелчәләр, күңел җылысы белән пешергән тәмле милли ризыклар һәм татлы күчтәнәчләрен мулдан алып баралар. Мондый күчтәнәчләр аеруча зур кыйммәткә ия, чөнки аларда туган нигез җылысы саклана.
Ветераннар үзләре белән җыр-моң, дәртле биюләр һәм шигырьләр дә алып килгәннәр иде. Сәхнәдән яңгыраган һәр чыгыш — ул күңелгә үтеп керә торган бүләк, ул көндәлек мәшәкатьләрне оныттырып тора, күңелләрдә якты хисләр уята.
Очрашу бик җылы һәм җанлы үтте. Биредә яшәүчеләрнең күзләрендә кабынган очкын, аларның ихлас елмаюы һәм рәхмәт сүзләре — ветераннар советы активистларының хезмәтенә иң югары бәя иде.
Бу чараларда өлкән буын үзләренең ялгыз түгеллекләрен, аларны хөрмәт итүләрен һәм онытмауларын тоя. Игелек кылу өчен зур сәбәпләр кирәкми. Азнакай районы ветераннары моны үз үрнәкләрендә раслыйлар. Кайчакта бер җылы сүз, чәй табыны артында ихлас аралашу иң кыйммәтле бүләк була ала. Мондый традицияләр киләчәктә дә дәвам итәр.
Нет комментариев