Ватанны саклау –  изге бурыч
Хәрби комиссариат

Ватанны саклау – изге бурыч

Азнакайда «Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне» узды

Хәрби комиссариатта узган әлеге чарага тиздән солдат итеге киячәк, хәрби бурычын үтәргә китәчәк егетләр, аларның әти-әниләре чакырулы иде. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, район-шәһәр хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов сәламләделәр, үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр.

Һәрбер ир-егет үзенең Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә бурычлы. Сезне анда зур сынаулар, өр-яңа тормыш көтә. Исән-сау булып, чыныгып, чын-ир-егетләр булып кайтыгыз! – диде Руфат Рәфыйкович.

– диде Руфат Рәфыйкович.

Җитәкчеләр армия сафларына китүче егетләребезгә изге теләкләре белән бергә бүләкләр дә тапшырдылар. 15 октябрьдә районыбызның 15 егете армия сафларына озатылачак.


Нет комментариев