Азнакайлылар көчләрен ГТОда сынадылар
СПОРТ

Азнакайлылар көчләрен ГТОда сынадылар

Бүген «Барс»та Актүбә бистәсенең ат-спорт комплексы хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәде.

Катнашучылар озынлыкка урыннан сикерү, басып торган килеш алга иелү, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, яткан килеш гәүдәне күтәрү күнегүләрен башкардылар. Шулай ук 60, 1000 һәм 2000 метрга йөгерүдә көч сынаштылар.

Спорт чарасы хезмәткәрләргә физик әзерлекләрен сынап карарга һәм сәламәт яшәү рәвешенә омтылышларын күрсәтергә мөмкинлек бирде,

–  ди ГТО нормативларын кабул итү үзәге җитәкчесе Гүзәл Шириазданова.


Нет комментариев