Азнакайдан махсус хәрби операциядә катнашучы якташ ир-егетләребезгә чираттагы ярдәм эшелоны озатылды.
Моннан бер атна элек кенә зур күләмдә гуманитар ярдәм озаткан идек. Егетләребезгә тапшырып, исән-сау әйләнеп кайттылар. Бик зур рәхмәт. Бу юлысы ярдәм аерым юнәлештә озатыла. Анда якташларыбыз өчен бик кирәкле әйберләр. Барлык оешма-предприятиеләр коллективлары, аерым кешеләр... һәммәсе дә зур ярдәм күрсәтте. Ир-егетләребезнең исән-сау тизрәк кайтуларын көтеп калабыз,
– диде Азнакай район башлыгы Айдар Шәмсетдинов.
Безнең һәрбер ярдәмебез – фронттагы ир-егетләребезгә барып җитсен, рухи көч бирсен!
Нет комментариев