Спорт чарасы районда игълан ителгән инвалидлар айлыгы кысаларында уздырылды.
“Чатыр-Тау Арена” спорт комплексына җыелган азнакайлылар үзләрен өстәл теннисы, кул көрәше, шашка, дартс кебек спорт төрләрендә сынадылар. Шунда ук озынлыкка сикерү, алга иелү буенча ГТО нормативлары да кабул ителде.
Спорт бәйрәмендә өлкәннәр дә, шәһәрнең сәламәтлекләре чикле балалар мәктәбендә белем алучылар да актив катнаштылар.
Нет комментариев