Азнакай спортчысы билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионаты призеры булды
Дөнья чемпионаты башкалабыз Казанда узды.
Казан шәһәрендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында билбаулы көрәш буенча Дөнья чемпионаты үтте.
Быел анда 35 илдән 250 дән артык спортчы катнашты. Россия җыелма командасы составында якташыбыз, “Юбилейный” спорт мәктәбендә шөгыльләнеп, бүгенге көндә Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында белем алучы Илфат Миңнегалиев та чыгыш ясады. Ул ирекле стиль белән көрәштә 57 килограмм авырлыкта бронза медальгә лаек булды.
Көрәшченең тренеры – Айрат Миңнегалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев