Актүбә бистәсе укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар
СПОРТ

Актүбә бистәсе укучылары ГТО нормативларын тапшырдылар

Спорт чарасында 70 тән артык кеше катнашты.

Районда "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын кабул итү буенча киңкырлы эш алып барыла. Кичә Актүбә бистәсе мәктәпләрендә укучылар өчен дә мондый мөмкинлек тудырылды. 70 тән артык кеше "Барс" спорт мәктәбендә спортның төрле төрләре буенча нормативлар тапшырдылар.


Нет комментариев