Сайлауларның икенче көне: традицияләр дәвам итә, активлык кимеми!
САЙЛАУ

Сайлауларның икенче көне: традицияләр дәвам итә, активлык кимеми!

Мәсәгут авылындагы 537нче сайлау участогында да тавыш бирү тулы күәтенә бара.

Кичә иртәнге сәгать 8дә участок ишекләрен беренче булып Яхшы Бай авылының иң тәртипле һәм хөрмәтле кешеләре – Җәлил белән Наҗия Харисовлар ачты. Мәсгут авыл җирлеге башлыгы И. Ә. Габдрахманов исеменнән аларга актив гражданлык позицияләре һәм күруәм традицияләргә тугрылыклары өчен рәхмәт билгесе буларак, истәлекле бүләк тапшырылды. 

Мәсгут һәм Якши-Бай авыллары халкы бүген дә зур активлык күрсәтә. Ә өлкән буынның катнашуы аерым игътибарга лаек. Алар өчен сайлау участогына бару –гади тавыш бирү генә түгел, ә изге традиция, җаваплылык һәм туган җиргә мәхәббәт билгесе. 

Бу мөһим: сәламәтлеге яки башка сәбәпләр аркасында участокка килә алмаганнар өчен өйдә тавыш бирү оештырылган. Сайлау комиссиясе әгъзалары сезгә уңайлы вакытта киләчәк –  беркем дә читтә калмаячак! 

Иртәгә –сайлауларның соңгы көне. Сезнең әле үз сайлавыгызны ясарга вакытыгыз бар! Участокка килегез, гражданлык позициягезне күрсәтегез – бергәләп авылларыбыз һәм районыбыз киләчәген билгелибез! 

Бу көннәр барыбызны да берләштерсен!


Нет комментариев