Сайлауда – медицина хезмәткәрләре династиясе
САЙЛАУ

Сайлауда – медицина хезмәткәрләре династиясе

Районыбызның иң зур авылларынннан булган Тымытыкта сайлаулар оешкан төстә бара.

Ә инде сайлау участогына авылда шәфкать ияләре – медицина хезмәткәрләре династиясе буларак зур хөрмәткә лаек Фәттаховларның зууур гаиләсе кергәч, бина шау-гөр килеп алды. Алар бөтен гаиләләре, онык-оныкчыклары белән бергә килгәннәр. 

Медикларның иң өлкәне Гөлнара Фәттахова иртәдән үк биредә эштә. Ул авылдашларына гриппка каршы прививкалар ясый. Гөлнара ханым 1992 елда ул чорда Тымытык сырхауханәсенә эшкә кайта. Менә шуннан бирле 34 ел дәвамында ул халык сәламәтлеге сагында Бүгенге көндә авыл амбулаториясендә шәфкать туташы булып эшли. 

Медицина хезмәткәрләре династиясенең башлангычы Гөлнараның әбисе, аннан соң әнисенә үк барып тоташа. Аның әнисе Гөлназираны авылда “Ак әби” дип атап йөргәннәр. Ул 42 ел авылда фельдшер-лаборант булып эшләгән. Икесе дә электән үк халык медицинасы белән дә шөгыльләнгәннәр. Гөлнара ханымның энесе – Ринат Миннебаев Казан хастаханәсендә танылган табиб:, анестезиолог- реаниматолог. 

Гөлнара ханым һәм Алик Михаил улы гаиләсендә 4 кыз һәм бер малай тәрбияләнә. Бүгенге көндә алар 4 оныкның бәхетле әби-бабасы да. Гөлнара Фәттахова “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Кызлары Сөмбел һәм Әдибә дә әниләре һөнәрен сайлаганнар: медиклар династиясен дәвам итеп, шул юнәлештә белем алып, эшчәнлекләрен дәвам итәләр. Әдилә генә юридик юнәлешне сайлаган, институтны тәмамлаган һәм үзебезнең Азнакайда эшләргә уйлый. 

Бүген сайлауда Гөлнара ханымның улы Тимерлан Алик улы да беренче тапкыр үз тавышын бирде.

Безнең һәммәбез дә сайлауларга килергә, үз тавышын бирергә тиеш. Бу – безнең бурычыбыз. Һәммәбез дә сәламәт һәм бәхетле булыйк!

 – ди Гөлнара ханым Фәттахова. 
 


Нет комментариев