Урсайда сайлаучылар актив
САЙЛАУ

Урсайда сайлаучылар актив

Урсай авылындагы сайлау участогында 414 кеше тавыш бирә.

Алар арасында беренче тапкыр сайлаучылар да бар – быел участокта сигез яшь сайлаучы тавыш бирә. 

Авылда сайлаучыларның активлыгы аеруча сизелә. 

Сайлауда катнашу – һәрберебезнең бурычы. Моны авылдашлар бик яхшы аңлый. Авыл халкы быел да сайлауларда бик актив,

– ди комиссия әгъзасы Рузилә Зарипова. 

Гөлнәзирә Шакирова да участокка иртүк, беренчеләрдән булып килгән. 

Тавыш биргәндә ул үзенең теләген дә җиткерде: 

Илебезгә иминлек, республикабызга бәрәкәт насыйп булсын. Барыбызга да тигезлектә, бәхеттә яшәргә язсын.


Нет комментариев