Урманай мәдәният йортында сайлаулар уза
САЙЛАУ

Урманай мәдәният йортында сайлаулар уза

551 нче сайлау участогы урнашкан Урманай мәдәният йортында да сайлаулар оешкан төстә башланып китте.

Гадәттәгечә беренчеләрдән булып авылыбызның өлкән яшьтәге ак яулыклы әбисе Ибатова Зөмәрә апа килгән.

Илебезгә тынычлык теләп тавыш бирәм,

– ди ул.

Әлбәттә, бүген һәркемнең күңелендә шушы теләктер. Беренче өч сайлаучыга бүләкләр дә тапшырылды.


Нет комментариев