Кәкре Елга авылында Гөлсинә һәм Әмир Әхмәтовлар өйләрендә тавыш бирделәр
САЙЛАУ

Кәкре Елга авылында Гөлсинә һәм Әмир Әхмәтовлар өйләрендә тавыш бирделәр

Әхмәтовлар менә инде 66 ел бер-берсенә терәк булып, тигез гомер кичерәләр.

Гөлсинә апа – профилакторийда, ә Әмир ага гомер буена шофер булып эшләгән.

1976 елда районга 20 КамАЗ машинасы кайтса, аның берсенә авылда Әмир абый утырды,

– дип искә ала авылның ветераннар советы рәисе Илмир Гарипов.

Алар әле хәзер дә машиналарына утыралар да барасы җирләренә барып кайталар

Аптырамас та идең, ә бит Гөлсинә апага – 86, ә Әмир абыйга 94 яшь. Күзләр генә тимәсен: өйләрен, ихата-кураларын ялт итеп, яшелчә, җиләк-җимешен үстереп яшиләр әле алар. 

Картайган көннәребездә рәхәт итеп яшәргә язсын әле. Шундый теләкләр белән үз тавышыбызны бирдек,

– ди Гөлсинә апа. 


Нет комментариев