Азнакайда 101 яшьлек Мөхәссәнә апа сайлауда катнашты
САЙЛАУ

Азнакайда 101 яшьлек Мөхәссәнә апа сайлауда катнашты

Әсәй авылында яшәүче Мөхәссәнә Рахманова 102нче яшенә аяк басса да, ил-көндәге вакыйгалар белән кызыксынып, тормышны күзәтеп яши.

Сайлау комиссиясе әгъзаларын ул иртәдән үк көткән. Без Мөхәссәнә апаны капка төбендә дус кызлары белән сөйләшеп утырганда очраттык. 

Бер генә сайлау да миннән башка үтмәгәндер,

— ди ул, ихлас елмаеп. 

Аның зиһененә, хәтеренә сокланмый мөмкин түгел. Сайлатырга килгән кызларның һәм егетләрнең һәркайсын таный, исемнәре белән дәшә. Кандидатларны һәм партияләрне белә, бюллетеньдәге мәгълүматны күзлексез укып, үз фикерен әйтә. Шул арада шаян сүзен дә кыстырып җибәрергә өлгерә. 

Мөхәссәнә апаның балачагы һәм яшьлеге Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итә алмый, колхозда эшли. Соңрак Ярославль өлкәсенә торф чыгарырга китә. 

Туган авылы Әсәйгә кайткач, сугыштан кайткан Мәгъданур белән гаилә коралар. Дүрт бала үстерәләр. 

Бүген ветеран туган нигезендә улы Шамил һәм килене Раушания тәрбиясендә яши. 

Балаларымның, онык-оныкчыкларымның хөрмәтен күреп яшим. Сайланасы депутатларыбыз кешеләргә рәхимле булсыннар. Киләчәк гомерләребез ризыклы, шатлыклы булсын,

– дигән теләкләрен җиткерде ул бюллетеньне тартмага төшергәндә. 

Гомере сынаулар белән тулы булса да, Мөхәссәнә апа күңел көрлеген саклап калган. Бүген дә ул кешеләр белән аралаша, тормыштан ямь табып яши. Аның өчен сайлау көне дә гомер юлының аерылгысыз бер өлеше.


Нет комментариев