Кәкре Елга авылында яшәүче гасыр чордашы Хаҗия апа Баһаветдинова да үз тавышын өйдә бирде
САЙЛАУ

Кәкре Елга авылында яшәүче гасыр чордашы Хаҗия апа Баһаветдинова да үз тавышын өйдә бирде

Кайгысын да күп күрдем.. Әмма шатлыгым да күп,–ди Хаҗия апа Бахаветдинова 2 онык, 6 оныкчыгына ишарәләп.

Аның зиһене дә яхшы, сүзгә дә бик оста булып чыкты: 

Тормыш иптәшем Гыйльметдин Баһаветдинов сугыштан кайтканда әнисе дә, туганнары да үлгән иде, йорт-җир юк. Әнә шулай бер нәрсәсез бер картның өендә яши башладык. Ирем мәктәптә – завуч, ә үзем авыл советы секретаре булып эшләдем. Бала кайгыларын күп күрдек инде. “Ялгышларны була төзәтеп, язмышларны булмый үзгәртеп” диләр бит. Әмма хәзерге тормышымнан бик канәгатьмен. Халык белән эшләве бер дә җиңел түгел. Шуңа да булачак депутатларга да уңышлар телим. Исән-сау эшләсеннәр,

– ди Хаҗия апа.


Нет комментариев