Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Татарстанда илкүләм проект ярдәмендә 10 виртуаль концерт залы ачылды

РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән башланган «Мәдәният» илкүләм проекты ярдәмендә Татарстанда «Цифрлы мәдәният» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында 10 виртуаль концерт залы эшләп килә.

ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, виртуаль концерт заллары ачылган мәдәният учреждениеләре исемлегенә түбәндәгеләр кергән:

  • Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы;
  • Баулы районы Туган якны өйрәнү музее;
  • Спас районы Җирлекара үзәк китапханәсе;
  • Алабуга районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы;
  • Мамадыш шәһәре композитор Яруллиннар исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе;
  • Әлмәт шәһәре Г.Тукай исемендәге Үзәк балалар китапханәсе;
  • Чаллы шәһәре «Кызыл тау» мәдәният үзәге;
  • Буа шәһәре 1нче Балалар сәнгать мәктәбе;
  • Түбән Кама шәһәре Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе;
  • Менделеевск районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы.

Аларда 2024 елның беренче ярты елында 2914 кешене колачлаган 124 трансляция үткәрелгән. 2023 елда 268 трансляция оештырылган булган, аларны 10985 кеше тамаша кылган.

Татарстан «Мәдәният» илкүләм проекты нигезендә РФ Мәдәният министрлыгы белән «Культура.РФ» порталы тарафыннан тормышка ашырыла торган «Артефакт» цифрлы платформасы (ar.culture.ru) эшчәнлегендә дә катнаша. Россия музейлары белән таныштыручы платформада республиканың дүрт – ТР Милли музее, Татарстанның дәүләтчелек тарихы музее, Татарстанның табигать тарихы музее һәм ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тәкъдим ителә. Шулай ук өч виртуаль музей булдырылган.

Республикада китапханә эшен үстерү дә өстенлекле юнәлеш булып тора. Бу максатта «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» порталы (kitap.tatar.ru) базасын киңәйтүгә 2024 елда да зур игътибар бирелә. Әлеге уңайдан ТР Милли китапханәсе фондларыннан барыгы 15006 документ цифрлаштырылган, шул исәптән – 1405 китап һәйкәле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев