Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Әгерҗе халкы хезмәттән ләззәт алып яши

Азнакай районы Әгерҗе авылының «Ләззәт» паркында урам бәйрәме үтте.

Һәр урам үз өстәлен, девизын, урам атамаларын аңлатып-сөйләп узды. – Авылыбыз талантларга бай: җырчылары, гармунчылары, кул эшләре осталары, бакчачылары, шигъри җанлы кешеләре белән дан тота ул. Тәҗрибә уртаклашу, шул талантларны якташларыбызга күрсәтү максаттан чыгып, авылым уңганнарын мәдәният йорты каршындагы "Ләззәт" паркы үзенә дәште, – дип сөйләде безгә Гөлгенә Ибраһимова.

Паркка бәйрәм төсе генә түгел, исе дә һәркемне чакырып торды. Өстәлләрдә кул эшләре, тәмледән-тәмле милли ризыклардан тыш, көзге муллыктан композицияләр дә бар иде. Матур гөлләмәләр, бакчаларда үстерелгән җиләк-җимеш, яшелчәләр, концерт номерлары, бик күңелле уеннар, ярышлар – барсы да булды. Элеккеге гореф-гадәтләрне искә төшереп, өчле, дүртле биюләрен биеде авылдашлар. Өлкән гармунчы Мөнир абыйга кушылып, милләтебезнең кичке уеннарда җырланган җырларын җырладылар.

Авыл җирлеге башлыгы Хәсәнов Назыйф Нил улы сүз алып, бәйрәм белән котлады, авылдашларга рәхмәт сүзләрен юллады.

Тулырак – “Маяк” газетасыннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев