Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре уза
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда ишегалды бәйрәмнәре уза

Бәйрәм Болгар урамы, 26, 28, 30 һәм Хәсәнов урамы, 21, 23, 26 йортлары ишегалдында яшәүчеләрне һәм кунакларны үзенә дәште.

Җәйге матур, тымызык кичләрдә менә шулай ишегалды бәйрәмнәре уздыру Азнакайда матур традициягә әйләнде. Киче дә килеште ул көнне: җылы, рәхәт. Күршеләр бер-берсе белән аралашалар, хәл-әхвәлләрен белешәләр. 

Бәйрәм тантанасында район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, “Восход” идарәче компаниясе җитәкчесе Сәгыйрь Гомәров катнаштылар. Иң яхшы хезмәт күрсәтүчеләр, төрле эшләрдә актив катнашучылар, иң өлкән, иң нәни яшәүчеләр, илебез иминлеген саклаган ир-егетләрнең әти-әниләре... бәйрәмдә аларның һәммәсе дә искә алынып, хөрмәт күрсәтелде. Чәй кайнады, ботка пеште, районыбыз артистлары концерт номерлары белән сөендерде. 

Шулкадәр рәхәт, күңелле булды. Мондый чаралар бик тә кирәк. Бер-беребезне күрәбез, танышабыз, сөйләшәбез, дуслашабыз. Кайчагында бер йортта яшәп тә бер-беребезне белмибез бит. Рәхмәт оештыручыларга!

– дип Мәхдүлә ханым Гумина сөенече белән уртаклашты. 
 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев