Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ФАЙДАЛЫ КИҢӘШЛӘР

Бик файдалы җимеш

Кибетләрдә фейхоа дип аталган яшел төстәге җимешне күрергә була.

Ул кеше организмы өчен бик файдалы, иммунитетны ныгыта, хәтерне яхшырта, күңел төшенкелегеннән дәва. Анда С витамины күп, калкансыман биз авырулары вакытында файдасы зур, чөнки йод матдәсе күп.

Сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә соң?

Фейхоа җитешкән очракта гына файдалы. Сайлаганда иң эреләрен алыгыз. Җимеш каты булса, ул әле өлгермәгән. Андый очракта 3-4 көн бүлмә температурасында тоту зыян итмәс. Җитлеккән җимешләр йомшак һәм хуш исле булалар, уртага яргач, эче үтә күренмәле яки бераз кызгылт-көрән булып тора. Шиңгән, артык йомшак җимешләрне сатып алырга кирәкми, чөнки ул вакытта инде әчү процессы башланган булырга мөмкин.

Әлеге рецепт буенча әзерләгәндә кыш буе бу җимеш белән сыйланырга була. Өлгергән җимешләрне юып, иттарткыч яки блендер аша үткәрәбез. 1:1 исәбеннән шикәр комы салабыз. Теләгән кеше киви, әфлисун, әстерхан чикләвеге куша ала. Банкага салып, суыткычка куярга. Көнгә 3 тапкыр берәр чәй кашыгы кулланырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев