6 сентябрь 2019 яңалыклары
-
Гүзәл син, Азнакаем!
Районыбызның социаль-икътисади үсеше нефтьчеләр хезмәте белән тыгыз бәйләнгән һәм аларның ярдәменә бәйле.
-
Киләчәгебез – үзебезнең кулда
8 сентябрь көнне алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлаулар үтә. Азнакайлылар сайлауларда тавыш бирергә әзерме? Райондашларыбыздан шул хакта кызыксындык.
-
Тымытык авылында печән тюклары янган (ФОТО)
Бүген 12 сәгать 56 минутта янгын сүндерү частена Тымытык авылында урнашкан печәнлектә янгын чыгуы турында хәбәр килә.
-
Азнакай районы Сарлы авылында яңа ФАП ачылды (ФОТО)
Бүген районыбызның Сарлы авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында авыл халкы, район һәм сырхауханә җитәкчеләре катнашты.
-
Азнакайда капиталь ремонттан соң “Тиремкәй” балалар бакчасы ачылды (ФОТО)
Республика программасы нигезендә ел саен районыбызда 4 балалар бакчасы капиталь ремонтлана. Алар бер-бер артлы нәниләрне кабул итәләр. 6 сентябрьдә Азнакай шәһәренең 2 нче “Тиремкәй” балалар бакчасында да зур бәйрәм узды.
-
Тымытыкта халык җыены узды (ФОТО)
Тымытык – Азнакай районында иң зур авылларның берсе.
-
Азнакай авылларындагы 5 хуҗалыкка сыер саву аппараты тапшырылды (ФОТО)
Районда күпләп сыер асраучы шәхси хуҗалыкларга ярдәм йөзеннән савым аппаратлары тапшырыла. Әлеге программа нигезендә 8 ел эчендә 550 дән артык хуҗалык бүләкләнгән.
-
Азнакайлылар депутат Рөстәм Мөхәммәдиевкә зур өмет баглап килә
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев 5 сентябьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә азнакайлыларны кабул итте.
-
Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Халыкара спорт волонтерлары белем бирү форумын ачты
FISU Volunteer Leaders Academy Татарстан башкаласында инде өченче тапкыр үткәрелә.
-
Азнакайның Сәйдәш урамында ишек алларын үзгәрешләр көтә (ФОТО+ВИДЕО)
Республикабызда 2019 елдан “Безнең ишек алды” проекты старт алды.
-
Әсәй авылы мәчете 25 еллыгын билгеләп узды (ФОТО)
Әсәйдә авыл мәчете ачылуның 25 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.
-
8 сентябрь - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар
Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның мөрәҗәгате.
-
Сукаешта “Чәй бәйрәме” уздырдык
Зур Сукаеш клубында “Чәй эчәбез бергәләп”дигән матур кичә узды.
-
Үзе тыйнак, үзе акыллы
“Маяк” газетасы редакциясе ветераннарының һәрберсенең матбугаттагы хезмәт стажы 30 елдан артып китә. Алар сафында әле менә шушы көннәрдә 65 яшен тутырган Наилә Газизуллина да бар.
-
Котлыйбыз!
Урманай авылында яшәүче әниебез, әбиебез Саттарова Оркыя Гәрәйша кызының 5 сентябрьдә 95 яшьлек юбилее.