Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайлылар депутат Рөстәм Мөхәммәдиевкә зур өмет баглап килә

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Мөхәммәдиев 5 сентябьдә “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлегендә азнакайлыларны кабул итте.

16 ел урын өстендә яткан ДЦП авыру бала тәрбияләү батырлыкка тиң. Баласына махсус күтәрткеч җиһаз алуда ярдәм сорап килгән ананың хәлен аңларга була. Яшүсмерләр кебек юка гәүдәле ханымга үзеннән авыррак улын күтәрергә күпме көч, сабырлык кирәк! Гаиләдә туендыручы – ире генә. Әле ярый инвалид бала тәрбияләгән өчен пособиеләр арткан. Тырышып-тырмашып, булганын бөртекләп тотып, әти белән әни күпмедер күләмдә акча җыйган. Әмма кыйммәтле җиһазны алу өчен әле тагын шактый сумма сорала. Депутат яныннан шатлыклы күз яшьләре белән чыгып китте ана.

Юл һәләкәте нәтиҗәсендә урын өстенә калган егеткә дәвалануда моңа кадәр дә ярдәм күрсәтелгән булган инде. Бу юлы да Рөстәм Мөхәммәдиев чарасыз ананың гозерен кире какмады.

Янгында каза күрүче дә, мәчет каршындагы йортны ремонтлауда ярдәм сораган имам-хатыйб та Рөстәм Мөхәммәдиевтән уңай җавап белән, башкалар кебек, рәхмәтләр укый-укый чыгып киттеләр.

Операциягә һәм аннан соң тернәкләндерүдә, хоккей командасына спорт киемнәре белән ярдәм сорап килүчеләрнең сораулары да игътибарсыз калмады.

– Мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 проценты, чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ һәм кулдан килгәнчә аларның хәленә керергә тырышам, – ди депутат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев