Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Үзе тыйнак, үзе акыллы

“Маяк” газетасы редакциясе ветераннарының һәрберсенең матбугаттагы хезмәт стажы 30 елдан артып китә. Алар сафында әле менә шушы көннәрдә 65 яшен тутырган Наилә Газизуллина да бар.

Рус телендә текстлар җыю буенча машинистка булып эшкә кергән кыз үзен бик тә грамоталы итеп таныта. Аннан аны дубляж газетасына корректор итеп куялар. Лаеклы ялга чыкканчы Наилә Шәрип кызы шушы җаваплы хезмәтне бик тә төгәл, намус белән башкарды. Аның үткер күзеннән бер генә хәреф, стилистик хата да читтә калмый иде.

Наилә Газизуллинаны хезмәттәшләре тыйнак, ипле, сабыр булганы өчен дә хөрмәт итәләр. Гаиләсендә дә ул шундый. Тормыш иптәше Миннеәхмәт белән бер ул һәм кыз үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырдылар, хәзер оныклар өчен янып-көеп яшиләр.

Хөрмәтле коллегабызны ихлас күңелдән күркәм юбилее белән тәбриклибез. Бу дөньяда иң мөһиме – сәламәтлек, шуңа күрә Наилә Шәрип кызына ныклы сәламәтлек, куанычлы озын гомер, ире, балалары, оныкларының кадерхөрмәтендә сөелеп һәм сөенеп яшәвен телибез.

Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә.

Сәламәтлек, бәхет, куанычлар

Юлдаш булсын сиңа гомергә.

 

Иң изге теләкләр белән: “Маяк” газетасы редакциясе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев